news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Илһам Шакировны искә алу кичәсе узачак

Җырчы истәлегенә концертлар циклын Рәшит Ваһапов фонды Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештыра.

Мәскәүдә Илһам Шакировны искә алу кичәсе узачак
tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). 27 октябрьдә Мәскәүнең Союзлар йорты Колонналы залында мәшһүр татар җырчысы, Россия һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировны искә алу кичәсе узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җырчы истәлегенә концертлар циклын Рәшит Ваһапов фонды Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештыра.

Искә алу кичәләре күптән түгел арабыздан киткән бөек җырчының истәлеген мәңгеләштерү, аның иҗади мирасын өйрәнү һәм пропагандалау, шулай ук татар мәдәниятен алга таба үстерү, милли бердәмлекне ныгыту максатыннан Казан, Уфа һәм Мәскәү шәһәрләрендә узачак.

Концертның программасы Илһам Шакиров репертуарындагы иң яхшы әсәрләрне үз эченә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100