Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә Илһам Шакиров истәлегенә багышланган кичә узды
Кичә ахырында катнашучылар Мәскәү татар җәмәгатьчелеген Илһам Шакиров хөрмәтенә зур концерт оештырырга чакырдылар.
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәү татарлары Штабында 16 гыйнварда якты дөньядан киткән мәшһүр җырчы Илһам Шакиров истәлегенә багышланган кичә узды. Бу хакта Мәскәү татарлары Штабының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәтер кичәсе Илнур хәзрәт Коръән укудан башланды. Вәгазъ вакытында Илнур хәзрәт Илһам Шакировның татар халкы алдындагы казанышларын билгеләп үтте, бөек артистның мәңгелек җәннәткә керүен теләде.
Көнчыгыш белгече, Мәскәүнең татар аксакаллары Советы рәисе Йолдыз Хәлиуллин Илһам Шакировның татар җыры символы һәм татар халкының бәгыре булуын билгеләп үтте.
«1960 елдан башлап Мәскәүдә Илһам Шакировның концертларын калдырмадык. Ул татар җырын яңа дәрәҗәгә күтәрде. Аның җыры, аның моңы безнең телебезне һәм мәдәниятебезне саклап калырга ярдәм итте», - дип сөйләде Йолдыз Хәлиуллин.
Туган якны өйрәнүче 90 яшьлек Әхмәт Галимов Илһам Шакиров исеме белән бәйле мәдәни мирасны саклауның мөһимлеге турында сөйләде. Аксакал Илһам Шакировның Мәскәүнең иҗат эшлеклеләренә язган хатларын бастырып чыгару кирәклеген билгеләп үтте.
Кичә ахырында катнашучылар Мәскәү татар җәмәгатьчелеген Илһам Шакиров хөрмәтенә зур концерт оештырырга чакырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз