news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә ике кызның спорт кибетендә сатып алган суны эчкәннән соң эчке органнары пешкән

Су эчкәннән соң алар үзләрен начар хис иткән һәм 23 июль төнендә эчке органнары химик пешү белән Мәскәү клиникасында медицина ярдәме сораган.

(Казан, 24 июль, “Татар-информ”). Тикшерүчеләр массакүләм-мәгълүмат чараларында ике кызның спорт кибетеннән сатып алган суны эчкәннән соң пешүе турындагы хәбәр чыккач, тикшерү башлаган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Массакүләм-мәгълүмат чараларында ике кызның спорт кибетеннән сатып алган суны эчкәннән соң, эчке органнары химик пешү алуы турындагы хәбәрдән соң тикшерүгә кадәрге сораштыру оештырылды”, - диелгән хәбәрдә.

Массакүләм-мәгълүмат чаралары материалларыннан күренгәнчә, йөгергәннән соң, кызлар йөгерүчеләр өчен ял урыны һәм су булган кибеткә кергән. Су эчкәннән соң алар үзләрен начар хис иткән һәм 23 июль төнендә эчке органнары химик пешү белән Мәскәү клиникаларының берсенә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot