news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә III Бөтендөнья ватандашлар конгрессы ачыла

Конгресста Татарстан делегациясен ТР Президенты Минтимер Шәймиев җитәкли

(Мәскәү, 1 декабрь, “Татар–информ”, Сергей Семеркин). Бүген Мәскәүдә III Бөтендөнья ватандашлар конгрессы ачыла. Форум 1–2 декабрь көннәрендә узачак, анда 90 илдән 1000 гә якын кеше катнаша.
Ватандашлар конгрессы 3 елга бер тапкыр үткәрелә. Моннан алдагы конгресс 2006 елда Санкт–Петербургта узган иде.
III Бөтендөнья ватандашлар конгрессы тантаналы төстә Союзлар йортының Колонналы залында ачылачак. Чарада Россия Президенты Дмитрий Медведев, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Мәскәү һәм бөтен Рус Патриархы Кирилл, Мәскәү мэры Юрий Лужков катнашыр дип көтелә.
Форумда ватандашларны борчыган мөһим проблемалар хакында фикер алышыначак. Рус дөньясының рухи киңлеген саклау, ватандашларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, аларның үз Ватаннары белән элемтәләрен ныгыту, шулай ук аларның Россиягә ирекле рәвештә күчеп килүенә ярдәм итү мәсьәләләре – әнә шундыйлардан.
Бүгенге көндә Россия диаспорасы (30–35 миллион кеше) дөньяда сан буенча Кытай диаспорасыннан (80 миллион) кала икенче урынны били. Россия диаспорасының дүрттән бере – Россия Федерациясенең төп халкы вәкилләре. Татар диаспорасы сан буенча рус диаспорасыннан кала икенче урында тора.
Татарлар дөньяның 20 дән артык илендә яши. Төрле исәпләүләр буенча Австралия, Болгария, Кытай, Канада, Польша, Румыния, АКШ, Төркия, Германия, Финляндия, Швеция һәм Япониядә 70 меңгә якын татар гомер кичерә.
Татарлар якын чит илләрдә дә күп. Әзербайҗанда – 28 мең, Казакъстанда – 327 мең, Кыргызстанда – 70 мең, Таҗикстанда – 72 мең, Төркмәнстанда – 39 мең, Үзбәкстанда – 467 мең, Украинада – 80 мең, Балтыйк буе илләрендә 20 меңгә якын татар яши.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты мәдәният, тел, гореф–гадәтләрен саклау һәм үстерү максатыннан җәмгыятьләр һәм оешмалар, шулай ук ватандашларга ярдәм күрсәтә. Соңгы елларда бизнес, мәгариф һәм мәдәният өлкәләрендә интенсив мәгълүмат алмашу процессы бара.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Финляндиядәге татар диаспорасы белән дә нәтиҗәле хезмәттәшлек итә, анда 800 гә якын татар гомер кичерә. Алар үзләренең милли мәгариф системасын булдырган, диннәрен, туган телләрен саклап калган һәм Финляндиянең сәяси, икътисади, мәдәни тормышында актив роль уйныйлар. Татар диаспорасының үз бинасы, мәчете, спорт клубы, якшәмбе мәктәбе, балалар өчен җәйге лагерьлары, үзешчән театры бар.
АКШның Нью–Йорк һәм Сан–Франциско шәһәрләрендә ике татар җәмгыяте эшләп килә. Германия, Румыния, Австралия, Кытай, Япония, Чехия, Польша, Швеция һәм Канадада зур булмаган төркемнәр бар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100