Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә I Халыкара хоккей форумы ачыла
Форумда катнашучылар хоккей спорт төрен үстерү юнәлешләре, шул исәптән хоккейга югары технологияләр кертү турында фикер алышачак.
(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”) Бүген Мәскәүдә беренче тапкыр Халыкара хоккей форумы ачыла. Ике көнлек программа хоккей буенча дөнья чемпионатын оештыручыларны, эшкуарлык, дәүләт структуралары вәкилләрен, шулай ук хоккейның халыкара дәрәҗәдәге белгечләрен, танылган тренерларны җыя, дип хәбәр итә ТАСС.
Форумда катнашучылар хоккей спорт төрен үстерү юнәлешләре, шул исәптән хоккейга югары технологияләр кертү турында фикер алышачак.
Мәскәүнең “Рэдиссон Ройял” кунакханәсе бинасында узачак форумны Халыкара Хоккей федерациясе һәм Россиянең Хоккей федерациясе оештыра. Кунакларга “ВТБ Боз сарае”нда Беренче канал Кубогы матчларын да карарга тәкъдим ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз