Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә хокук белгече Хәсән Әхмәтшин вафат булган
Аңа 98 яшь була.
(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ"). Мәскәүдә 98 нче яшендә СССР ның һәм Россия Федерациясенең күренекле хокук белгече, юридик фәннәр докторы, профессор, Россиянең атказанган фән эшлеклесе Хәсән Мөбәрәкша улы Әхмәтшин вафат булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Хәсән Мөбәрәкша улы Әхмәтшин Россиянең Хәрби университетында 60 елдан артык эшләгән, 160 фәнни һәм укыту методик хезмәтләр язган, хокук өлкәсендә федераль кануннарны әзерләүдә катнашкан.
Хәсән Мөбәрәкша улы Әхмәтшин 1920 елда ТатарстанАССРның Туенбаш авылында туган Кызыл Армиянең Хәрби хокук академиясен һәм адъюнтура тәмамлаган, хәрби хокук системасында эшләгән. Мәскәү татар җәмәгатьчелеге мәрхүмнең туганнарының кайгысын уртаклаша. Х.М.Әхмәтшин Мәскәүдә, Данилов мөселман зиратында 29 декабрьдә күмеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз