news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Мәскәүдә Әхмәт Саттар иҗатына багышланган кичә уздырыла
Чарада танылган артистлар чыгыш ясый.
Скопировать ссылку
(Казан, 25 ноябрь, "Татар-информ"). Бу минутларда Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә Әхмәт Саттар истәлегенә багышланган иҗади кичә бара. Бу хакта "Рух" студиясе хәбәр итә.
Кичә җирле "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы, Түбән Новгородның "Туган як" иҗтимагый-сәяси газетасы, Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан үткәрелә.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның һәм Россиянең Язучылар берлеге әгъзасы истәлегенә багышланган кичәдә Наилә Фатехова, Илдар Шиһапов, Әлфинә Әхмәтҗан, "Мәдинә" кыллы музыка уен кораллары ансамбле, "Мирас" җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясый.
Чарада Әхмәт Саттар иҗатын да ишетеп булачак.
- Әхмәт Саттар улы Саттаров — язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе, актер. Ике телдә (русча, татарча) яза. Россия һәм Татарстан (2003 елдан) язучылар берлекләре әгъзасы, М.Ломоносов һәм "Туган як" газетасының Һ.Такташ исемендәге әдәби премияләре лауреаты. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
- Шагыйрь быел июнь аенда вафат булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot