news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Хиллари Клинтон Россия җитәкчелеге белән очрашулар үткәрәчәк

Бу аның Америка дипломатиясе җитәкчесе буларак Россиягә беренче сәфәре

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Кичә АКШ дәүләт секретаре Хиллари Клинтон Мәскәүгә килде. Бу аның Америка дипломатиясе җитәкчесе буларак Россиягә беренче сәфәре.
Сәфәрнең бүген рәсми өлеше РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән сөйләшүләрдән башланачак, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.
Сергей Лавров белән сөйләшүләр нәтиҗәсе буенча Америка дипломатиясе җитәкчесен Россия Президенты Дмитрий Медведев кабул итәчәк.
РФ Тышкы эшләр министрлыгы бу визит Мәскәүдә июльдә узган саммитта ике ил Президентлары тарафыннан куелган перспективалы мәсьәләләрне хәл итүдә Россия-Американың үзара ярдәм итешүенең төп этабы булачак, дип өметләнүен билгеләп үтәргә кирәк.
Искә төшереп үтәбез, Хиллари Клинтон Россиягә визиты кысаларында Татарстанда да булачак. Ул иртәгә Татарстан Республикасына килә. Казанда АКШ дәүләт секретареның республика җитәкчелеге белән очрашуы планлаштырылган. Шулай ук аның сәфәр программасында – Казан Кремленә экскурсия, Казан дәүләт университетында булу һәм КДУ студентлары белән очрашу каралган.




news_right_1
news_right_2
news_bot