news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә ХХ гасырның танылган мөселман галимнәре турында китап тәкъдим ителде

Көнчыгышны өйрәнүче Йолдыз Хәлиуллин Мәскәү яшьләренә бөек мөселман галимнәре, ислам цивилизациясе һәм фән турында сөйләде.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). 25 сентябрьдә Мәскәүдә татарлар штабында Көнчыгышны өйрәнүче, дипломат, язучы, «Эшлекле кешеләр» координацион советы әгъзасы Йолдыз Хәлиуллинның «Выдающиеся мусульманские ученые XX века» китабы презентациясе узды. Бу турыда Мәскәү татарлары штабы матбугат хезмәте хәбәр итә

Чарада 70тән артык студент, татар һәм башкорт оешмалары активистлары катнашты. Шулай ук шагыйрьләр, мәдәният һәм сәнгать вәкилләре булды. Китапны тәкъдим итү чарасында Россия язучысы, 91 яшьлек татар аксакалы Җәмил Мостафинның катнашуы зур вакыйга булды.

Җәмил Мостафин Йолдыз Хәлиуллин китабының актуальлеген һәм мөһимлеген белдерде. Язучы «Клуб ДЛ-16» яңадан торгызу мәсьәләсен кузгатты. Бу оешма дәүләт эшлеклесе Фикрәт Табиев тарафыннан оештырылган иде. Ул Мәскәүдә якташларны берләштерүгә, татар мәдәниятен һәм әдәбиятын торгызуга һәм популярлаштыруга йогынты ясаячак.

Көнчыгышны өйрәнүче Йолдыз Хәлиуллин Мәскәү яшьләренә бөек мөселман галимнәре, ислам цивилизациясе һәм фән турында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100