Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) тестлаштыру үзәге эшли
Нормативларны уңышлы үтәгәннәргә ГТО рәсми символикасы төшерелгән сувенирлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
(Казан, 25 март, “Татар-информ”). Теләге булган һәркем үз көчен “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенросия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәүдә сынап карый ала. Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) “Спорт 2015” халыкара күргәзмәсе кысаларында эксперименталь тестлаштыру үзәге эшли. Бу хакта Спорт проектлары Башкарма дирекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төрле дисциплиналар буенча сынаулардан тыш, күргәзмә экспозициясенә килүчеләргә, ГТО комплексы кысаларында тәүге тапкыр физкультура һәм спорт теориясе белеменә тестлаштыру узу мөмкинлеге тәкъдим ителәчәк.
ГТО нормаларын үтәргә теләүчеләргә теркәлү формасын тутырып, җенесе һәм яшенә туры килә торган нормативлар исемлеген алырга кирәк.
Спорт сынаулары алдыннан, стендны караучыларга физкультура һәм спорт белеменә теоретик тест узарга кирәк булачак 20 сорауга җавап бирү өчен 20 минут вакыт һәм һәр сорауга 4әр җавап варианты бирелә. Сынауларның теоретик өлешен үтеп, физкультура-спорт өлешенә күчәр өчен, 20 сорауның 15енә дөрес итеп җавап бирү шарты бар.
Аннан соң урыннан озынлыкка сикерү, тартылу, алга бөгелү, гер күтәрү, тирда ату кебек дисциплиналарда үз көчеңне сынап карау мөмкинлеге бирелә.
Нормативларны уңышлы үтәгәннәргә ГТО рәсми символикасы төшерелгән сувенирлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Россия Спорт министрлыгы һәм Спорт проектлары Башкарма дирекциясе тарафыннан оештырылган ГТО комплексы күргәзмә стендында сынауларда катнашу турында барлык мәгълүматны белергә мөмкин.
Искәртеп узабыз: “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенросия физкультура-спорт комплексы Россиядә Президент Указы нигезендә гамәлгә кертелә. Хәзерге вакытта ул сынау режимында илнең 61 төбәгендә гамәлдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз