news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә халыкара күргәзмәдә Татарстанның туристлык потенциалын тәкъдим итәләр

11-13 сентябрьдә Мәскәүдә "Ял 2018" Халыкара туристлык күргәзмәсе узачак.

Мәскәүдә халыкара күргәзмәдә Татарстанның туристлык потенциалын тәкъдим итәләр
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). 11-13 сентябрьдә Мәскәүдә «Экспоцентр» комплексында «Ял 2018» 24нче Халыкара туристлык күргәзмәсе узачак.

Биредә Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты шәхси стендын тәкъдим итәчәк. Анда туризм өлкәсенең 15тән артык оешмасы эшләячәк.

Болар арасында Казан Кремле, Зөя утрау-шәһәрлеге, Болгар, Алабуга һәм Чистай музей-тыюлыклары, Татарстан Республикасы Шифаханәләр ассоциациясе, алдынгы туроператорлар һәм кунакханәләр бар.

Күргәзмәне бушлай карау өчен www.tourismexpo.ru сайтында онлайн-теркәлү узарга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot