news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә халыкара хәләл базар форумы узачак

“Хәләл базар һәм экологик продукция: сертификация, сату, экспорт, инвестицияләр” дип аталган халыкара форум 25-26 апрельдә оештырыла.

(Казан, 25 март, “Татар-информ”). Мәскәүдә 25-26 апрельдә “Крокус Экспо” үзәгендә “Хәләл базар һәм экологик продукция: сертификация, сату, экспорт, инвестицияләр” дип аталган халыкара форум оештырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Форумда Гарәп Әмирлекләренә продукция экспортлау һәм башка мәсьәләләр каралачак. Шулай ук биредә семинарлар, осталык класслары оештырылачак. 

Халыкара чара HALFOOD & ECOGOODS күргәзмәсе кысаларында оештырыла. “Хәләл базар һәм экологик продукция: сертификация, сату, экспорт, инвестицияләр” дип аталган халыкара күргәзмәдә БДБ илләре катнашып килә. Биредә проект 9 ел дәвамында үз мәйданында Россиядән һәм 20ләп чит илдән хәләл продукция җитештерүчеләрне туплый.

Быел экспозиция экологик һәм органик продукция салоны хисабына тагын да киңәйгән. Форумда катнашу өчен теркәлү узу мөһим.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot