news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә “Хәят” татар театр студиясе ачыла

Биредә дүрт юнәлеш буенча дәресләр алырга мөмкин.

Мәскәүдә “Хәят” татар театр студиясе ачыла
vk.com/tatmsk

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”). 8 февраль көнне Мәскәүдә “Хәят” татар театр студиясе эшли башлаячак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Киләсе җомгада, төгәл бер атнадан, театр студиясе ачык мастер-класс уздырачак.

“Хәят”тәге белем бирү программасы 4 дисциплинаны эченә алган. Болар: актерлык осталыгы һәм уен импровизациясе; сәхнәдә хәрәкәт һәм пластика нигезләре; сәхнә теле һәм ораторлык сәләте; тавыш “кую” һәм вокал.

Үзләрен иркен тотарга, халык алдында чыгыш ясарга өйрәнергә теләүчеләр, ана телендә, оялмыйча чыгыш ясарга, иҗат итәргә теләкләре булучыларны әлеге студиядә көтеп калалар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100