news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә "Хәрәкәт" тантанасына җыелган татар яшьләрен Васил Шәйхразиев сәламләде

"Мәскәүдә милләтне һәм телне саклап яшәвегез өчен рәхмәт!" - диде Милли Шура рәисе.

Мәскәүдә "Хәрәкәт" тантанасына җыелган татар яшьләрен Васил Шәйхразиев сәламләде
архив/Ильнар Тухбатов

(Мәскәү, 25 февраль, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Бүген Мәскәүнең “Корстон” күңел ачу комплексында Мәскәү татар яшьләренең "Хәрәкәт" бәйгесе җиңүчеләрен билгеләү тантанасында Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев та катнашты.

Тантаналы чарага җыелучыларны сәламләп, ул "Хәрәкәт" бәйгесенең әһәмиятен билгеләп узды. 

"Казаннан кайнар сәламнәр алып килдем. Мондый бәйгене үткәрү безнең өчен горурлык һәм зур дәрәҗә. Мәскәүдә милләтне һәм телне саклап яшәвегез өчен рәхмәт! Бергә, бердәм булып аралашып яшик", - диде ул.

"Хәрәкәт" бәйгесе 2014 елдан бирле үткәрелеп килә. Аның максаты - Мәскәү югары уку йортлары каршында оешкан милли берләшмәләр һәм якташлар оешмалары тормышын иҗади яктан җанландыру, татар яшьләрен берләштерү, татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре, тарихы һәм татар телен саклап калу. Чара Татарстанның Россия Федерациясендәге вәкиллеге ярдәмендә уздырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100