news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә "Хәрәкәт" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләргә әзерләнәләр

Бәйгенең максаты - татар яшьләрен берләштерү, татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре, тарихы һәм татар телен саклап калу.

(Мәскәү, 25 февраль, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Мәскәүнең “Корстон” күңел ачу комплексында Мәскәү татар яшьләре “Хәрәкәт” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасына әзерлек бара. Татар яшьләре көненә багышланган чарада "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнаша.

Бәйгенең максаты - Мәскәү югары уку йортлары каршында оешкан милли берләшмәләр һәм якташлар оешмалары тормышын иҗади яктан җанландыру, татар яшьләрен берләштерү, татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре, тарихы һәм татар телен саклап калу. Чара Татарстанның Россия Федерациясендәге вәкиллеге ярдәмендә уздырыла.

Чара 16.00 сәгатьтә башлана.

 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100