Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә "Хәрәкәт-2016" конкурсында җиңүчеләрне бүләклиләр
Беренче тапкыр "Хәрәкәт" проекты 2014 елда Мәскәүдә тормышка ашырылды һәм башкала студентларыннан, яшьләреннән күпсанлы уңай фикерләр җыйды.
(Мәскәү, 11 октябрь, «Татар-информ»). 13 ноябрьдә Мәскәүдә Татарстан Тулы вәкаләтле вәкиллеге карамагындагы Яшьләр советы Татар яшьләре көнен үткәрә. Чара кысаларында "Арбат" мәдәни-күңел ачу үзәгендә "Хәрәкәт-2016" яшьләр проектлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.
Проектларга бәя "Татар теле, әдәбияты, тарих, татар халык традицияләре, татар яшьләре берләшүе", "Иң яхшы яшьләр берләшмәсе", "Спорт, сәламәт яшәү рәвеше, яшьләргә рухи һәм әхлакый тәрбия бирү", "IT-өлкәсендә һәм медиа киңлектә иң яхшы проект" кебек дүрт номинация буенча биреләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай ук сувенирлар ярминкәсе оештырылачак, бүләкләр уйнатылачак, милли ризыклар тәкъдим ителәчәк.
Беренче тапкыр "Хәрәкәт" проекты 2014 елда Мәскәүдә тормышка ашырылды һәм башкала студентларыннан, яшьләреннән күпсанлы уңай фикерләр җыйды.
13 ноябрьдә җиңүчеләрне бүләкләргә танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлелекләре, галимнәр, журналистлар, спортчылар театр һәм кино артистлары киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз