Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә Хәния Фәрхинең юбилей концерты узды
Быелның 30 маенда Казанда 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтеп, популяр җырчы Мәскәү тамашачыларына да үзенең яңа концерт программасын тәкъдим итте
(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). 16 октябрьдә Мәскәүнең “Космос” концертлар залында Татарстан Республикасының халык артисты Хәния Фәрхи-Биктаһированың юбилей концерты узды.
Быелның 30 маенда Казанда 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтеп, популяр җырчы Мәскәү тамашачыларына да үзенең яңа концерт программасын тәкъдим итте. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Хәния Фәрхи Мәскәүгә килә, биредә текстиль институтында, Ипполитов-Иванов исемендәге музыка училищесында белем ала, Мәскәү өлкә филармониясендә эшли. Җырчы әйтүенчә, Россия башкаласын ул бик тә ярата һәм биредә үзен өендәге кебек хис итә. Мәскәү татарларының “Бәйрәм” ансамбле аның исеме белән аерылгысыз төстә бәйләнгән.
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алмаз Фәйзуллин үзенең котлау сүзендә Мәскәүнең Хәния Фәрхи иҗатында уйнаган ролен билгеләп үтте. “Үз иҗатыгыз белән сез кешеләргә шатлык китерәсез, сезнең җырларыгызны илебезнең төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребез бик тә ярата һәм концертларыгызны зарыгып көтеп ала”, - дип ассызыклады ул һәм җырчыга Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Р.Әхмәтшин исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.
Җырчыны юбилее белән котларга коллегалары: Казаннан Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов, Уфадан җырчы һәм композитор Роберт Тимербаев та килгән иде.
Россия һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов та Хәния Фәрхигә изге теләкләрен җиткерде.
Юбилей кичәсендә шулай ук Нуретдин Хөсәенов, Фәридә Тимербаева башкаруында җырлар яңгырады. Концертны язучы һәм юмор остасы Марат Кәбиров алып барды, дип хәбәр итте Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат сәркатибе Динә Галәветдинова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз