news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Хәния Фәрхи истәлегенә концерт була

Җырчының популяр җырларын иҗатташ дуслары: Ренат ИбраҺимов, Рәсим Низамов, Хәмдүнә Тимергалиева һәм башка танылган артистлар башкарачак.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). 4 ноябрьдә Мәскәүнең “Космос” Зур концерт залында Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи истәлегенә “Истә калсын” дип исемләнгән концерт була. Бу хакта Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге хәбәр итә.

Мәскәүдә концерт кую вакыты җырчы исән чагында ук билгеләнгән булган. Шуңа да оештыручылар әлеге чараны Хәния Фәрхи истәлеге итеп уздырырга карар кылган.

“Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә”, “Онытылыр димә”, “Әлдермешкә кайтам әле” һәм башка популяр җырларын аның иҗатташ дуслары: Ренат ИбраҺимов, Рәсим Низамов, Хәмдүнә Тимергалиева һәм башка танылган артистлар башкарачак.

Концерт программасында җырчының кызы Алия Гәрәева һәм “Бәйрәм” ансамбле катнашачак.

Бәйрәм чарасын Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин алып барачак.

Искәртеп үтик, Хәния Фәрхигә популярлык узган гасырның 90нчы елларында килә. Нәкъ менә Мәскәү өлкә филармониясенә концертлар алып баручы булып урнашкач, “Бәйрәм” ансамблендә эстрада җырчысы буларак карьерасы үсә башлый.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100