news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган бәйге игълан ителде

Башкаланың 1186 нчы номерлы этномәдәни татар компонентлы мәктәбендә «Батырлык гасырлар дәвамында калачак» төбәкара ачык бәйге узачак.

Мәскәүдә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган бәйге игълан ителде
tatar-congress.org

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). Мәскәүнең 1186нчы номерлы этномәдәни татар компонентлы мәктәбендә "Батырлык гасырлар дәвамында калачак" төбәкара ачык конкурс узачак. Ул Советлар Союзы Герое, шагыйрь-патриот Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышлана. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурста Мәскәү шәһәре мәгариф Департаменты системасының мәгариф учреждениеләре иҗат коллективлары, шулай ук балалар йортлары, интернат-мәктәпләр, әдәби студияләр, яшәү урыны буенча клублар һәм аерым катнашучылар катнаша ала.

Бәйге түбәндәге номинацияләрдә уза: 

аерым җырлау, вокаль жанр; нәфис сүз;
иң яхшы автор шигыре, проза жанрында иң яхшы авторлык эше;
иң яхшы укыту-тикшеренү эше;
иң яхшы проект эше.

Конкурс тәкъдим ителгән номерлар, тикшеренү һәм проект эшләре белән 2018 елның 1 декабреннән 2019 елның 13 февраленә кадәр өч этапта үткәрелә.

I этап (мәктәп): катнашучыларны конкурсның II этабына сайлап алу өчен мәгариф оешмалары тарафыннан үткәрелә. 2019 елның 15 гыйнварына кадәр белем бирү оешмалары конкурсның икенче турында катнашу өчен гаризалар җибәрә.

II этап (сайлап алу): 2019 елның 15 гыйнварына кадәр конкурсның оештыру комитеты мәктәп этабында җиңүчеләрнең тикшеренү, проект һәм әдәби авторлык эшләрен кабул итү;

III этап (йомгаклау): Гала-концерт. Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү.

Конкурста катнашу өчен гариза түбәндәге адрес буенча җибәрелә: 109559, Мәскәү, Белореченск ур., 19, корп.2, М. Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәп. Элемтә өчен телефоннар: (495)-359-57-47, (495)-359-50-47; E-mail: infotatschool@yandex.ru һәм 1186@edu.mos.ru
 

news_right_1
news_right_2
news_bot