news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдәге ун сәүдә үзәгеннән дүрт меңләп кешене эвакуацияләгәннәр

Сәүдә үзәкләренә шартлаткыч куелу турында аноним шалтырату булган.

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”). Мәскәүдә, бомба куелган дигән аноним хәбәрдән соң, ун сәүдә үзәгеннән инде дүрт меңләп кеше эвакуацияләнгән. Бу хакта "Интерфакс"ка үз мәгълүмат чыганагы хәбәр иткән.

"Башкаланың "Капитолий", "Европейский", "Город", "Мегаполис", "Цветной", "Горбушкин двор", "Звездочка", "Атриум" сәүдә үзәкләрендә шартлаткыч куелу турында аноним шалтыратулар килде”, - дигән ул. 

“Биналардан дүрт меңнән артык кеше чыгарылды, биредә кинологлар эшли”, - дигән чыганак.

Элек экстрен хезмәтләргә Энтузиастлар шоссесында "Город" һәм "Вива" сәүдә үзәкләрендә бомба куелган дигән хәбәр килгән булган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot