Мәскәүдәге Tatarin клубы Татар мәдәнияте кичәсе уздыра
Клуб башкаланың Югары Икътисад мәктәбе каршында эшли.
(Казан, 27 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Мәскәүдәге Югары Икътисад мәктәбе каршында эшләүче TatarIn клубы татар мәдәнияте кичәсе уздыра.
6 декабрь көнне үткәреләчәк чарага килүчеләр татар сәнгате белән генә түгел, ә татар халкының милли бәйрәмнәре, татар ризыклары, модасы белән дә таныша алачак. Шулай ук тамашачыларга бай концерт программасы да тәкъдим ителәчәк, диелә оештыручылар хәбәрендә.