Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдәге Татар зыялылар клубына 20 ел тулу билгеләп үтеләчәк
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан анда делегация бара
(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ,”, Миләүшә Низаметдинова). Мәскәүдә яшәүче милләттәшләрнең журналист һәм язучы Нәзифә Кәримова җитәкчелегендәге Татар зыялылар клубына – 20 ел.
16 ноябрь көнне көндезге 3тә шул вакыйганы ил башкаласының Екатерина сараенда (Суворов мәйданы, 2) ”20 ел бергә” дип исемләнгән бәйрәм чарасы белән билгеләп үтү планлаштырыла. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Н.Кәримованың үзенең дә 65 яшьлек юбилее. Татар зыялылары белән очрашуга Мәскәү тарафына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров җитәкчелегендәге әлеге халыкара иҗтимагый оешмадан делегация сәфәр чыгарга җыена.
БТК БКның мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи “Татар-информ”га хәбәр иткәнчә, бәйрәм чарасында Татар зыялылар клубы оешу тарихы, аның узган юлы һәм эшләгән эшләре, милләттәләргә кагылышты кызыклы истәлекләр турында сүз барачак, Нәзифә ханым Кәримованың 2 китабы тәкъдим ителәчәк. Клуб 20 еллыгына махсус календарь бастырган, һәм ул истәлеккә таратылачак һ.б.
Бәйрәмнең музыкаль бизәге буларак Татарстаннан танылган җырчы Резеда Галимова, “Вернисаж” триосы музыкантлары анда чакырулы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз