news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдәге Prodexpo – 2020 күргәзмәсендә «Хәләл» экспозициясе тәкъдим ителәчәк

Күргәзмәне Россия Мөфтиләр шурасы каршындагы «Хәләл» Халыкара стандартлаштыру һәм сертификация үзәге оештыра.

Мәскәүдәге Prodexpo – 2020 күргәзмәсендә «Хәләл» экспозициясе тәкъдим ителәчәк

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). 2020 елның февралендә Мәскәүдә Россия һәм БДБ илләрендә иң зурлардан саналган «Продэкспо» азык-төлек продукциясе, эчемлекләр һәм аларны җитештерү өчен чимал күргәзмәсе узачак. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итә.

Күргәзмәне Россия Мөфтиләр шурасы каршындагы «Хәләл» Халыкара стандартлаштыру һәм сертификация үзәге оештыра. Чарага дөньяның барлык илләреннән 2600дән артык катнашучы һәм 67 мең кеше килүе көтелә.

Экспозициядә «Хәләл» продукциясенең яңа җитештерүчеләре тәкъдим ителәчәк. Алар белән һәркем таныша һәм сөйләшүләр үткәрә алачак.

«Хәләл» индустриясе, җитештерү һәм экспорт күләмнәренең сыйфат һәм сан ягыннан актив үсеш кичерүенә бәйле рәвештә, күргәзмәдә «Хәләл» Халыкара конгрессы»н үткәрү күздә тотыла. Анда «Хәләл» маркетингы, сәүдә һәм сертификация өлкәсендәге соңгы тенденцияләр белән танышырга мөмкин. Конгрессның интеллектуаль партнеры — ITQ агентлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot