news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдәге Коръән фестивале ислам мәдәнияте традицияләре белән таныштыра

Фестивальнең төп максаты – исламның иң яхшы традицияләрен киң җәмәгатьчелеккә җиткерү.

(Казан, 26 март, «Татар-информ») Бүген Мәскәү Җәмигъ мәчетендә Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин катнашында ел саен уздырыла торган Коръән фестивале үтә. Бу турыда РИА-Новости агентлыгы хәбәр итә.

Оештыручылар сүзләренчә, фестивальнең төп максаты – исламның иң яхшы традицияләрен киң җәмәгатьчелеккә җиткерү.

«Коръән фестивале” кунаклар изге Коръән һәм исламның танылган вәкилләре турында бик күп яңалык белү мөмкинлегенә ия булачак, Коръәнне матур уку белән ләззәтләнә, Россиядә ислам килеп чыгышы тарихын белә, Җәмигъ мәчете буенча экскурсияләргә кушыла алачак», - дип хәбәр итә Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте.

Фестиваль кысаларында икенче тапкыр бөтенроссия Коръән укучылар балалар конкурсы узачак. Үз осталыгын 3 яшьтән 14 яшькәчә катнашучылар күрсәтәчәк.

Шулай ук бу көнне Җәмигъ мәчетендә янә Мөхәммәт пәйгамбәрнең чәчен дә күрергә мөмкин булачак. Комплекс бүлмәләрендә экспозицияләр, Коръән каллиграфиясе күргәзмәсе урнашачак, хәйрия ярминкәсе узачак.

«Фестивальнең интерактив программасы үз эченә «Бер сәгать эчендә намаз”, ислам нигезләрен белүгә бәйгеләр, олылар һәм балалар өчен мастер-классларны ала», - дип хәбәр иткәннәр Россия Мөфтиләр шурасында. Моннан тыш конференц-залда Мөхәммәт пәйгамбәргә багышланган «Күңел белән сөйләшү» театраль постановкасы күрсәтеләчәк. Төп рольне Марат Бәшәров башкара.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100