news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Мәскәүдәге "Калфак туе"нда милли баш киемен үзеңә тегәргә мөмкин булачак
Бәйрәмдә башкаланың танылган дизайнерлары стильле татар костюмнарын күрсәтергә планлаштыра.
Скопировать ссылку
(Казан, 1 март, "Татар-информ"). 9 март көнне Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә узачак "Калфак туе" бәйрәмендә тамашачыларны җыр-биюгә, калфак тегәргә өйрәтәчәкләр. Бу хакта җирле татар хатын-кызларының "Ак калфак" оешмасы хәбәр итә.
Чарада катнашачак яшь артистлар исә тамашачылар белән бергә татар халык җырлары һәм заманча популяр композицияләрне башкарачак. Мәскәүнең танылган дизайнерлары чарага стильле татар костюмнары күргәзмәсе әзерли.
Ел саен "ак калфак"лылар оешма тарафыннан үткәрелә торган төрле бәйге җиңүчеләрен әлеге бәйрәмдә бүләкли. Мисал өчен, узган ел "Гаилә җырлый", "Татар кызы", "Киленкәй" конкурслары җиңүчеләре "Калфак туе"ннан призлар белән киткән.
Быел "Ак күңелле әби-бабайлар оныклары белән" конкурсы җиңүчеләре бүләкләнәчәк. Шулай ук татар милли ризыклары пешерүчеләр арасында да бәйге үткәрү планлаштырыла, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot