news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдәге форумда WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык программасын тәкъдим итәчәкләр

Милли һәм халыкара волонтерлар көненә багышланган форумга Россиядән һәм башка илләрдән 15 мең волонтер җыелыр дип көтелә.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). 3-4 декабрьдә Мәскәүдә узачак халыкара форумда WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык программасын тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта чемпионатның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форум милли һәм халыкара волонтерлар көненә багышланган. Анда Россиядән һәм башка илләрдән 15 мең волонтер җыелыр дип көтелә. Чарада төрле юнәлештәге социаль проект җитәкчеләре, БМО гуманитар миссиясе вәкилләре, экология сагында торучылар, Кызыл Хач, ЮНИСЕФ, AIESEC һ.б. халыкара оешмаларның, Сочи, Рио-де-Жанейро, Пхенчхандагы Олимпиадалар, Формула-1 кебек зур спорт вакыйгаларының волонтерлары катнаша.

«Форум мәйданчыгында 2019 елның 22-27 августында Казанда узачак һөнәри осталык буенча WorldSkills чемпионаты волонтерлар рекрутингы күчмә үзәге оештырыла. Чара кысаларында Россия һәм башка илләрдән 20дән артык функциональ юнәлеш буенча барлыгы 3,5 мең волонтерны җәлеп итү күздә тотыла», - дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтеннән.

Хәзерге вакытта 70тән артык илдән 12,1 мең гариза килгән. 2019 елның март ахырына кадәр Казанда һәм бөтен ил күләмендә волонтерлар туплау буенча ресурс үзәкләрендә алга таба укыту өчен кандидатлар сайлап алачаклар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot