news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбенә укучылар җитми

Мәктәптә 441 бала укый, җитәкчелек уку йорты нормаль эшләсен өчен тагын йөзләп бала кирәк дип саный.

(Казан, 15 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбе - Муса Җәлил исемендәге №1186 мәктәп киләсе уку елына балалар кабул итүе хакында белдерде. Мәктәптә 36 милләт баласы укый. Укучыларның 30 проценты - татар.

Мәктәп директоры Роза Шакирова “Татар-информ” хәбәрчесенә укучылар җитмәвен әйтте. “Мәктәптә 441 бала укый. Балалар саны җитә дип әйтмәс идем, бер йөзләп бала ала алсак, бик әйбәт булыр иде”, - ди ул.

Мәктәптә татар теле дәресләре бар сыйныфлар өчен дә атнага бер генә тапкыр укытыла. “Әйе, беләм, атнага бер генә дәрес – ул бик аз. Әмма ни эшләтик? Уку-укыту планына сыешмыйбыз. Фәннәр бик күп, мәктәптә төрле милләт балалары укый. Рус телен, яки башка телләрне һәм фәннәрне кыса алмыйбыз. Кысарга ярамый да, тикшереп торалар. Әле җитмәсә, яңа дәресләр дә ачылып тора. Мәсәлән, “Дини культура нигезләре” фәне. Булдыра алсак, татар телен күбрәк укытыр идек”, - дип әйтте Роза Шакирова.

Татар теле дәресләрен мәктәптә саф татар кешеләре укыта. Татар теле укытучылары Россия гомуми белеменең мактаулы хезмәткәрләре.

Муса Җәлил исемендәге 1186 мәктәпнең музеенда “Әкият” түгәрәге эшли. Анда балалар татарча әкиятләр укып, сөйли, әкиятләр турында фикер алыша. 1-4 сыйныфларга түгәрәкләргә йөрү мәҗбүри. 5 сыйныфтан башлап һәр бала үз теләге буенча йөрмәскә дә хокуклы.

Мәскәүдәге Муса Җәлил исемендәге бердәнбер татар мәктәбе 21нче елын эшли.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100