news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә галим Ризаэтдин Фәхретдинның тәрҗемә ителгән китаплары тәкъдим ителде

Проектның PR-менеджеры Рәшит Исхаков мөфти Фәхретдиннең шәхесе һәм аның Россия ислам өммәте хакына эшчәнлеге турында сөйләде.

Мәскәүдә галим Ризаэтдин Фәхретдинның тәрҗемә ителгән китаплары тәкъдим ителде
tatar-congress.org

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). 27 декабрьдә «Дар» мәдәни үзәгендә Россиянең танылган дин белгече һәм галим Ризаэтдин Фәхретдиннең «Ибн Араби» һәм «Ибн Таймийя» хезмәтләре тәкъдим ителде. Китаплар рус теленә тәрҗемә ителгән һәм «Форум» мәдәни-агарту үзәгендә нәшер ителгән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Проектның PR-менеджеры Рәшит Исхаков мөфти Фәхретдиннең шәхесе һәм аның Россия ислам өммәте хакына эшчәнлеге, шулай ук тәрҗемә өстендә эшнең ничек баруы турында сөйләде.

Ул Фәхретдинның дөньякүләм дәрәҗәдәге ислам галимнәре турындагы хезмәтләр сериясендә Урта гасырның классик чорындагы ислам фикеренең бөтен спектрын күрсәтергә тырышуына игътибар итте. Автор суфыйлар һәм фәлсәфәчеләр, дин һәм закон белгечләре турында язган.

Рәшит Исхаков сүзләренчә, галимнең эшчәнлеге ике дәвердә — Россия мөселманнарының тормышы бер кагыйдәгә буйсынган Россия империясе чорында һәм Советлар хакимияте дәверендә, дингә тоталь һөҗүм оештырылган вакытта уза.

Аның сүзләренчә, Фәхретдин тормыш мөселман өммәтенә кергән яңалыклар турында фикер алышудан курыкмаган. «Җыелыш» иҗтимагый берләшмәләре ассоциациясе башлыгы Мөхәммәд Сәлахетдинов (проект җитәкчесе) сүзләренчә, совет чорында ук галимнең китапларына мөселманнар арасында ихтыяҗ булган. СССРның төрле төрки халыклары вәкилләренә аңлаешлы булган иске татар телендәге материалның гадилеге һәм үтемлелеге бәяләнгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100