news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Галимҗан Баруди исемендәге укулар үтәчәк

Россия һәм БДБ илләре галимнәре ислам мәгарифенең бүгенге хәле һәм киләчәге турында фикер алышачак.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). 31 октябрьдә Мәскәүдә IX Халыкара «Галимҗан Баруди исемендәге укулар» теологик фәнни-гамәли конференция «Ислам теологиясе һәм ислам мәгарифе бурычлары» темасына багышлана. Чарада катнашучылар ислам теологиясе һәм ислам мәгарифенең бүгенге торышы һәм перспективалары турында фикер алышачаклар. Бу хакта РФ Диния нәзарәте хәбәр итә.

Конференция эшендә федераль башкарма хөкүмәт органнары, ректорлар һәм федераль дәүләт университетларының, ислам институтларының, чит ил мәгариф оешмаларының структуртура бүлекчәләре җитәкчеләре, шулай ук РФ субъектларындагы дини оешма вәкилләре, Россия һәм Төркиянең, БДБ илләренең фән һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша.

РФ МДН мөфтие беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов әйтеп узганча, конференция үткәрүнең актуальлеге – безнең илдә теологиянең дәүләт белем бирү өлкәсендә рәсми рәвештә танылуында. Профессиональ теологларны әзерләү өлкәсендә алга китеш Россия хөкүмәтенең дини мәсьәләләр Комиссиясе ярдәмендә мөмкин булды. Хәзер ислам интеллектуаль традициясен активлаштыру, ислам теологиясе буенча дәреслекләр, фәнни, методик әдәбият булдыру - анда ислам нигезләрен һәм мөселман мәдәниятен, тарихын дөрес чагылдыру кирәк, һәм бу өлкәдәге башка мәсьәләләрне актив башкару таләп ителә, дип билгеләп үтә Дамир хәзрәт Мөхетдинов.

Шулай ук конференция кысаларында Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгындагы Югары аттестация комиссиясе ярдәмендә «Ислам һәм мөселман дөньясы - фәнни белем объекты» дип аталган түгәрәк өстәлләр оештырылачак. Анда ВАК эксперт советы әгъзалары, Россия Фәннәр академиясе экспертлары һәм республиканың Фәннәр академиясе вәкилләре, теология буенча Россия динара советы әгъзалары катнаша. “Дини тәгълимат үсеше мәсьәләләре фәнни басмасы” дип аталган түгәрәк өстәлдә журналларның баш мөхәррирләре һәм редколлегия әгъзалары катнашачак.

Беренче тапкыр «Галимҗан Баруди исемендәге укулар»да ислам вузларында укучы яшьләр дә фәнни эшләре белән уртаклашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100