news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Г.Камал театры гастрольләре “Ак калфагым төшердем кулдан” спектакле белән башлана

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры гастрольләре Мәскәүдә 11 - 16 гыйнвар көннәрендә уза.

Мәскәүдә Г.Камал театры гастрольләре “Ак калфагым төшердем кулдан” спектакле белән башлана
tatar-congress.org

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Мәскәүдә Россия дәүләт академия Кече театрында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры гастрольләре була. Гастрольләр 11 гыйнварда “Ак калфагым төшердем кулдан” спектакле белән башланып китә. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры гастрольләре Мәскәүдә 11 - 16 гыйнвар көннәрендә уза. Кече театр һәм Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры алмаш гастрольләре 2006 елдан бирле бара.

Татар театры 113нче сезонында Мәскәүгә биш тамаша алып бара. Алар арасында соңгы ике елдагы премьералар бар.

Илдар Юзеевның 1989 елда язылып, режиссер Фәрит Бикчәнтәев куйган “Ак калфагым төшердем кулдан” спектаклендә сүз Казан һәм Америка татарлары арасында узган беренче телекүпер һәм анда күтәрелгән актуаль темалар турында бара.

Спектакль “Алтын битлек” Милли театраль премия лонг-листына кергән.

Мәскәү тамашачысы шулай ук “Әтәч менгән читәнгә”, “Миркәй белән Айсылу”, “Тормышмы бу?” спектакльләрен дә күрәчәк.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot