news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Фуат Мансуров исемендәге V Музыкаль фестиваль гала-концерты була

Чара Фуат Мансуровның тууына 90 ел тулуга һәм Анжела Вавилова исемендәге Казан хәйрия фондының 15 еллыгына багышлана.

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”). 16 майда “Новая Опера” Мәскәү театрында Фуат Мансуров исемендәге “Таланты Содружества” V Музыкаль фестивале гала-концерты була. Чарада Россия һәм БДБ илләре яшьләре катнаша. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Концерт ике юбилейга: Россиянең, Татарстанның һәм Казахстанның халык артисты Фуат Мансуровның тууына 90 ел тулуга һәм Анжела Вавилова исемендәге Казан хәйрия фондының 15 еллыгына багышлана.

Концерт хәйрия чарасы булып оештырыла. Җыелган барлык акча һәм хәйрия взнослары Анжела Вавилова исемендәге Казан хәйрия фондына онкологик авырулы балалар өчен тапшырылачак.

“Таланты содружества” проекты Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге тарафыннан бишенче ел оештырыла. Фестиваль идеясе нигезенә бөек дирижер Фуат Мансуровның иҗат элемтәләре географик киңлеге салынган.

V фестиваль гала-концерт программасында яшь талантлар, халыкара бәйге лауреатлары чыгышлары, “Новая Опера” театры симфоник оркестры белән кунаклар чыгышы да каралган.

Концертта “Арт-Линия” сәнгатькә ярдәм фонды яшь музыкантлары катнаша. Алар арасында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең оныкчыклары бар. Фондның музыкаль программасы белән Татьяна Малышева-Җәлил җитәкчелек итә.

Концертта шулай ук Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Альбина Шаһиморатова катнаша. Махсус кунак – скрипкачы Кодзи Моришита (Япония).
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100