Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә Фуат Мансуров исемендәге фестивальнең хәйрия концерты була
Концерт Фуат Мансуровның тууына 90 ел һәм Казанның Анжела Вавилова исемендәге Хәйрия фондына 15 ел тулуга багышлана.
(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”). 16 майда Мәскәүнең “Новая Опера” театрында Россия һәм БДБ илләре яшьләренең Фуат Мансуров исемендәге “Таланты Содружества” V музыкаль фестивале гала-концерты узачак. Бу хәйрия концерты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.
Концерт Россия, Татарстан һәм Казахстанның халык артисты Фуат Мансуровның тууына 90 ел һәм Казанның Анжела Вавилова исемендәге Хәйрия фондына 15 ел тулуга багышлана.
Билет сатудан җыелган һәм хәйрия акчалары Анжела Вавилова исемендәге Хәйрия фондына онкология авыруларыннан интегүче балаларга ярдәм итү өчен күчереләчәк.
“Таланты Содружества” проекты бишенче ел рәттән Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге тарафыннан гамәлгә ашырыла.
“Новой опера” фойесында Фуат Мансуровның гаилә архивыннан фотолары куелачак.
Башалана 19.00 сәгатьтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз