news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Филүс Каһиров концерты узачак

Концертта җырчы яңа җырлар һәм танылган хитларын башкарачак.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Мәскәү Мюзик-холында Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров концерты узачак. Бу хакта Россиянең Татарстанда тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

3 декабрьдә узачак концертында җырчы яңа җырлар һәм танылган хитларын башкарачак.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100