news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә федераль министрлыклар белән узачак форумда туган телләр темасы күтәреләчәк

Федераль ведомство вәкилләре һәм төбәк җитәкчеләре 16 ноябрьдә конференциядә илдәге тел сәясәте турында фикер алышачак.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә 16 ноябрьдә «Тел сәясәте: гомумроссия экспертизасы» форумында туган телләр һәм рус теле турында сөйләшү төп тема булачак. Бу хакта чараны оештыручы Милләтләр эше буенча федераль агентлык сайтында хәбәр ителә.

Быелгы форум Россия халкын берләштерүче, милләтара аралашу теле булган туган телләргә һәм рус теленә багышланачак. Форумга Россия мәгариф министры Ольга Васильева, Россия фән һәм югары белем бирү министры Михаил Котюков, төбәк җитәкчеләре, Дәүләт Думасы депутатлары һәм башка рәсми кешеләр чакырылган.

Форумда өч секция эшчәнлегенең берсе Россия халыклары туган телләренә багышлана.

Конференция 16 ноябрьдә Мәскәү үзәгендә, Россия Сәүдә-сәнәгать палатасында узачак.

Милли республикаларда телләрне өйрәнү темасы янәдән актуаль. Россия Президенты Владимир Путин августта тиешле законны имзалады.

Аның нигезендә балалар һәм әти-әниләре Россия халыклары телләреннән, шул исәптән рус телен дә, мәктәптә өйрәнү өчен туган тел итеп сайлый алалар.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100