news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә “Энергия детства” Бөтенроссия балалар проектлары бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

Бөгелмәдән Анастасия Кочеткова “Макет” категориясендә бәйгенең Гран-приена лаек булды

(Казан, 10 март, “Татар-информ”). Мәскәүдә “Энергия детства” Бөтенроссия балалар проектлары бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде. Бөгелмәдән Анастасия Кочеткова “Макет” категориясендә бәйгенең Гран-приена лаек булды.
“Глобаль энергия” фонды инициативасы буенча уздырылган бу конкурста 3 яшь категориясендә 9 җиңүче билгеләнгән. Бәйге рәсем сәнгате, әдәбият, компьютер технологияләре һәм графика, фотография һәм видео, макет, музыкаль әсәр юнәлешләрендә уздырылган. Конкурсантларның эшләрен танылган рәссам-мультипликатор Юрий Норштейн рәислегендәге жюри бәяләгән. Аларга илнең 270 тән артык төбәгеннән алынган 2147 эш арасыннан иң лаеклы 9 эшне сайлап алырга туры килгән.
Бөгелмә кызы Анастасия Кочеткова 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге категориядә катнашып, “Ток чыганагы буларак яшелчә һәм җиләк-җимеш” хезмәтен тәкъдим иткән булган.


news_right_1
news_right_2
news_bot