news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Энергетика атнасында Татарстан предприятиеләре тәкъдим ителде

«Татнефть» ГАҖ «Ягулык-энергетика комплексы төбәк компаниясенең иң яхшы матбугат хезмәте» номинациясендә беренче урынны алды.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан делегациясе энергия нәтиҗәлелеге һәм энергетика үсеше буенча «Россия энергетика атнасы» халыкара форумында республика предприятиеләре потенциалын тәкъдим итте. Әлеге чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча оештырылды. Бу хакта Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Делегация составына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук профильле сәнәгать компанияләре вәкилләре керде.

Форум мәйданнарында берничә мөһим килешү имзаланды. Аларның берсе булган Siemens «Казаноргсинтез» өчен 250 МВтлы пар-газ җайланмасын төзиячәк.

Энергетика атнасы 5 октябрьгә кадәр дәвам итә. Программада нефть-газ тармагы, электр энергетикасы һәм газ-мотор ягулыгы базарын үстерү мәсьәләләре буенча Бөтенроссия киңәшмәләре, пленар утырышлар һәм сессияләр уздыру каралган.

Татарстан делегациясе эшлекле программада актив катнаша. Мәсәлән, «Инфраструктураның алгарышлы үсеше — газ-мотор ягулыгы базарын үстерү стратегиясе» тармак киңәшмәсендә КАМАЗ генераль директоры Сергей Когогин доклад белән чыгыш ясаячак.

Форумның беренче көнендә массакүләм мәгълүмат чаралары, ягулык-энергетика комплексы компанияләре матбугат хезмәтләре һәм «МедиаТЭК»төбәк хакимиятләре V Бөтенроссия конкурсы призерларын бүләкләделәр. Конкурс нәтиҗәләре буенча «Татнефть» ГАҖ «Ягулык-энергетика комплексы төбәк компаниясенең иң яхшы матбугат хезмәте» номинациясендә беренче урынны алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100