news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә «Энҗе бөртекләре» иҗат фестиваленең гала-концерты була

Г.Тукай исемендщге фестивальдә төрле милләт балалары катнашкан.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). 21 октябрьдә Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә Габдулла Тукай исемендәге Х «Энҗе бөртекләре» Балалар иҗат фестиваленең гала-концерты узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестивальдә Мәскәү төбәген тәкъдим итүче төрле милләт балалары катнашкан.Бәйгедә катнашучылар өч яшь төркемендә тәкъдим ителгән. Беренче төркем - 5 яшьтән 9 яшькә, икенчесе – 10 яшьтән 13 яшькә, өченче төркем 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге конкурсантларны үз эченә ала.

фото: tatmsk.tatarstan.ru

Конкурс вокаль жанр, вокаль ансамбль, хореография, нәфис сүз, Габдулла Тукай исеме белән бәйле әсәрләрне башкару һәм инструменталь жанр номинацияләре буенча үткәрелгән.

Гала-концертта Әстерханнан килгән кунаклар һәм үткән еллардагы лауреатлар: виртуоз баянчы Айдар Сәлахов, Мәскәү филармониясе солисты Камил Фәхретдинов, халыкара конкурслар лауреаты Сәрия Рахмани һ.б. катнаша.

Тамаша 15.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100