news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Эльмира Кәлимуллинаның беренче соло концерты була

Бу айда җырчы Кувейтта да концерт программасын тәкъдим итәргә җыена.

(Мәскәү, 30 октябрь, «Татар-информ»). 9 декабрьдә Мәскәүдә “Градский Холл” театры сәхнәсендә Татарстанның атказанган артисты, “Голос” телепроектының беренче сезоны финалисты Эльмира Кәлимуллинаның соло концерты була. Бу хакта ТРның РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичәдә исә танылган татар композицияләре, “Алтын Казан” мюзиклыннан өзекләр, рус романслары, классик арияләр, Россия һәм чит илләр хитларының кавер-версияләре, авторлык композицияләре тәкъдим ителәчәк.

Концерка килгән һәр кешенең күңел кылларына кагыласым, шундый концерт программасы булдырасым килде, ди бу концерт турында Эльмира Кәлимуллина.

Эльмира шулай ук ноябрьдә Кувейтта концерт программасы тәкъдим итәргә җыена. Ә 19 ноябрьдә җырчы Мәскәүдә “Мәскәү – Татарстан күпере” II яшьләр форумы концерт программасында чыгыш ясый.

news_right_1
news_right_2
news_bot