news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә дизайнер Галина Вәлиуллина заманча татар, һинд, Европа модаларын тәкъдим иткән

Күргәзмә Мәскәүдәге Казан вокзалының "Патша манарасы"нда узган.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Мәскәүдәге Казан вокзалының "Патша манарасы"нда  ("Царская башня") Россия Рәссамнары берлеге, Халыкара Рәссамнар ассоциациясе һәм Халыкара Сәнгать фонды әгъзасы, рәссам-дизайнер Галина Вәлиуллинаның күргәзмәсе тәкъдим ителгән. Бу хакта Мәскәү татарларының мәдәни үзәге хәбәр итә. 
 
Ишетү сәләте начар булган дизайнер киң җәмәгатьчелеккә өч коллекциясен тәкъдим иткән. Болар: фьюжн-гибрид традицион һинд һәм заманча Европа модасы, заманча һинд модасы, заманча татар модасы, авыл романтикасы билгеләре булган Европа модасы. 
 
Чараның концерт өлешендә Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисты Наилә Фатехова, "Мәдинә" кыллы музыка ансамбле, "Апа-сеңел" вокаль дуэты чыгыш ясаган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100