news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә диннең җәмгыятьтәге бердәмлекне ныгытудагы роле турындагы сөйләшкәннәр

Халыкара фәнни-гамәли конференция эшендә Татарстан делегациясе дә катнашкан.

(Казан, 30 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров Мәскәүдә "Диннең җәмгыятьтәге бердәмлекне ныгытуда һәм 21 гасырда цивилизацияара үсештәге роле" дигән халыкара фәнни-гамәли конференция эшендә катнашкан. Диния нәзарәте делегациясенә шулай ук мөфтинең урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, ТРның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Голәмәләр шурасының җаваплы сәркатибе Рөстәм Нургалиев кергән. Бу хакта Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараны Мәскәү һәм Үзәк төбәк мөфтияте һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифе фонды оештырган. Конференция кысаларында делегатлар исламда бердәмлеккә ирешүнең концептуаль һәм оештыру мәсьәләләре хакында сөйләшкән, дәүләт органнары, дини оешмалар һәм гражданлык җәмгыятенең башка институтларының үзара экстремизмны кисәтүдә һәм җәмгыяттә бердәмлекне ныгытуда хезмәттәшлек итү юлларын барлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100