news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә давыл нәтиҗәсендә һәлак булганнарның гаиләләренә акчалата ярдәм күләме расланды

Һәлак булганнарның туганнары 1 миллион сум, зыян күрүчеләр 500 мең сум күләмендә акча алачак.

(Казань, 30 мая, «Татар-информ»). Мәскәү мэриясе президиумы утырышында кичәге давыл нәтиҗәсендә һәлак булган һәм зыян күргәннәрнең гаиләләренә биреләсе акча расланды. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы хәбәр итә.

Һәлак булганнарның туганнары 1 миллион сум, зыян күрүчеләр 500 мең сум күләмендә акча алачак. Ата-аналарының берсен югалткан балаларга ай саен 13 мең сум күләмендә акча түләнәчәк. Моннан тыш, амбулатор шартларда медицина ярдәме күрсәтелгән зыян күрүчеләргә 100 мең сум акча биреләчәк.

Кичә Мәскәү һәм Мәскәү төбәге буенча көчле давыл булды, җилнең тизлеге секундка 28 метрга җиткән. Табигый бәла-каза аркасында 16 кешенең гомере өзелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100