news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Чутайдан “Красуля” көмеш медальгә лаек булды

Ул 20 литр сөт биреп шаккаттырган

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Мәскәү шәһәрендә уза торган Бөтенроссия авыл хуҗалыгы күргәзмәсе кысаларында «сөтлебикәләр» өчен аерым конкурс узды.

Анда Татарстан данын Балтач районы «Кызыл юл» хуҗалыгында тәрбияләнә торган «Красуля» якларга тиеш иде. Шушы хуҗалыктан икенче сөтлебикә – «Фундук» кушаматлысы 2нче номер булып барды. «Красуля» Мәскәүдә көмеш медальгә лаек булган, үзенеӊ сөтне күп бирүе, тыныч холыклы, ипле булуы белән зур комиссиянеӊ игътибарын яулый алган. Россиянеӊ барлык төбәкләреннән килгән сыерлар арасында да иӊ күп сөт бирүченеӊ берсе булып танылган: иртәнге контроль саву вакытында 20 литр сөт биреп шаккаттырган, дип хәбәр итә “Хезмәт” басмасы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100