news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә чираттагы Коръән бәйрәме узачак

Чара Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Шулай ук бәйрәм Коръәннең гомумкешелек дөньясында тоткан урыны һәм иманга тугры булып калу темаларын яктыртачак.

Мәскәүдә чираттагы Коръән бәйрәме узачак
архив/Салават Камалетдинов

(Мәскәү, 26 декабрь, «Татар-информ», Наилә Исхакова). 2020 елда Мәскәүдә 20нче тапкыр Коръән бәйрәме үтәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га чараның оештыру комитеты хәбәр итте. «2020 елда үткәреләчәк Коръән бәйрәме башкаларыннан форматы белән аерылып торачак. Моңа кадәр ул төрле имамнарның чыгыш ясавы форматында үтсә, 20нче фестивальдә исә Ислам тарихында зур урынны алып торучы вакыйга сәхнәләштереләчәк», — диде Россия мөфтиләре шурасы рәисенең беренче урынбасары, проектның җитәкчесе Рушан хәзрәт Әббәсов.

Проектның җитәкчесе тамашачылар өчен фойеда «Тарих битләре» дип исемләнгән күргәзмә һәм экспозицияләр, шулай ук балалар өчен программа әзерләнәчәген әйтте. «Тамашада танылган Россия актерлары һәм мөселман дөньясында Коръәнне иң яхшы укучылар катнашачак», — дип уртаклашты Рушан хәзрәт.

Чара Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Шулай ук бәйрәм Коръәннең гомумкешелек дөньясында тоткан урыны һәм иманга тугры булып калу темаларын яктыртачак.

Чара 2020 елның 19 апрелендә Мәскәүнең Крокус Сити Холл концертлар залында узачак.



news_right_1
news_right_2
news_bot