news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә «Чикләвек» уенында Татарстан тарихы, мәдәнияте турында сораулар булачак

Һәр уенда ике йөздән артык кеше катнаша. Кагыйдәләр буенча, командалар дүрт тур узарга тиеш.

Мәскәүдә «Чикләвек» уенында Татарстан тарихы, мәдәнияте турында сораулар булачак

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). 19 декабрьдә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә IV «Чикләвек» интеллектуаль уены узачак. Уен викторина форматында узачак. Катнашучыларга Татарстан тарихы, мәдәнияте, теле һәм гореф-гадәтләре буенча сорауларга җавап бирергә кирәк булачак. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәр уенда ике йөздән артык кеше катнаша. Кагыйдәләр буенча, командалар дүрт тур узарга тиеш. Беренче раундта катнашучылар чират буенча төрле өлкәләрдән (тарих, мәдәният, билгеле шәхесләр) сорауларны сайлап алалар һәм бирелгән вакыт дәвамында җавап бирәләр. Һәр дөрес җавап өчен, сайлап алынган мәсьәләнең катлаулылыгына карап, баллар исәпләнә.

Икенче турда тарихи фактлар буенча сораулар булачак. Сораулар татар халкы тарихы һәм мәдәниятенең төрле аспектларына багышланган.

Өченче раундта уенчылар заманча һәм классик татар музыкасы өлкәсендә белемнәрен күрсәтәчәкләр.

Катнашу өчен сайтта анкета тутырырга кирәк. Гаризаны бер кеше дә, команда да бирә ала (икедән биш кешегә кадәр).

Уен 19 декабрь көнне кичке биштә булачак. Проект Россия төбәкләрендә иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү өчен Татарстан Хөкүмәте грантын алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100