news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә ”Чикләвек” уенында катнашучыларга милли бизәкләр күргәзмәсе оештырылган

Дүрт турдан торган интеллектуаль уенында 160 кеше катнашкан.

Мәскәүдә ”Чикләвек” уенында катнашучыларга милли бизәкләр күргәзмәсе оештырылган
Арлан Галиев

(Мәскәү, 3 июнь, “Татар-информ”, Наилә Исхакова). Мәскәүдә Татар мәдәни үзәгендә узган “Чикләвек” интеллектуаль квизының икенче уенында 160 кеше катнашкан. Биредә остаханәләр һәм милли бизәкләр күргәзмәсе дә оештырылган. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында эшләп килүче Яшьләр шурасы җитәкчесе Артур Рәхмәтуллин хәбәр итте.

“4 турдан торган уенга 14 команда төркәлгән иде, аларның һәрберсендә алтышар катнашучы. Командалардан тыш җанатарлар да килгән иде. Уеннан соң без күмәкләшеп авыз ачу мәҗлесен дә оештырдык”, - дип уртаклашты ул.

Яшьләр шурасы җитәкчесе сүзләренчә, бәйгедә беренче урынны "Бердәмлек" яшьләр клубы командасы, икенче урынны "Алсу" хатын-кызлар клубы, өченчесен исә мишәр татарлары командасы "Цикләвек" яулаган.

Уен башланганчы Татар мәдәни үзәгендә милли бизәкләр күргәзмәсе, мехенди һәм каллиграфия буенча остаханәләр оештырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100