Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә Блохин исемендәге онкология үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылган
Бүлмәдә берьюлы иллегә якын кеше намаз укый ала, ул ике өлешкә (ир-атлар һәм хатын-кызлар) бүленгән.
(Казан, 26 март, «Татар-информ»). 25 мартта Мәскәүдәге Н.Н.Блохин исемендәге онкология медицина тикшеренү үзәге территориясендә мөселманнар өчен намаз уку бүлмәсе ачылган. Бу хакта Россия Мөфтиләр Шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мөфти шәех Равил Гайнетдин тантанада билгеләп үткәнчә, югары квалификацияле медицина ярдәме белән бергә, еш кына пациентлар рухи дәвалауга, рухи остазның ярдәменә дә мохтаҗ. Аның сүзләренчә, әлеге бүлмәнең ачылуы – социаль хезмәт күрсәтүнең бер төре.
Россия Мөфтиләр Шурасы башлыгы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин онкология үзәге җитәкчелегенә әлеге бүлмәне ачу мөмкинлеге тудырганы өчен рәхмәт белдергән.
«Бездә медицина учреждениеләре белән эшләүдә зур тәҗрибә тупланган. Шунысы куандыра, онкология үзәгендә мөселманнарның намаз уку бүлмәсе ачуга бәйле үтенеченә бик җаваплы карадылар», - дигән ул.
Тантана ахырында Россия Мөфтиләр Шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе онкология үзәге китапханәсенә дини әдәбият бүләк иткән һәм яңа ачылган бүлмәдә тәүге намаз укыган.
Мәскәү мөфтие Илдар Аляутдинов искәрткәнчә, киләчәктә Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте әлеге бүлмәгә имам беркетәчәк, ул авыруларның хәлен белеп, алар белән дини темаларга әңгәмәләр үткәрәчәк. Бүлмәдә берьюлы 50гә якын кеше намаз укый ала, ул ике өлешкә (ир-атлар һәм хатын-кызлар) бүленгән, аны бизәүдә Бишкәк каллиграфлары да катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз