news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү әдәби журналы Гүзәл Яхина романы буенча рецензияләр бәйгесе игълан итте

Мәкаләләр 10 нчы майга кадәр кабул ителә.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). "Русский пионер" әдәби журналы апрель аенда Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча рецензияләр конкурсы игълан итте. Бу хакта мәгълүмат Гүзәл Яхинаның социаль челтәрләрдәге аккаунтына эленгән.

Журналның рәсми сайтындагы махсус проектлар рубрикасында хәбәр ителгәнчә, мәкаләләр 10 нчы майга кадәр кабул ителә. “Без конкурста катнашучыларга соцчелтәрләрдәге постлар кысаларыннан чыгып, чын рецензия язып карарга тәкъдим итәбез”, - ди журнал редакциясе.Нәтиҗәләр ясалгач, редакция һәм автор сайлаган ике эш журналда басылып чыгачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot