news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә «Без — 41нче ел балалары» нәфис фильмы күрсәтелә

Кинога керү бушлай, әмма Кино йорты сайтында теркәлергә кирәк.

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). 24 февральдә 18.00 сәгатьтә Мәскәүнең Үзәк кинематографистлар йортында «Без — 41нче ел балалары» дигән нәфис фильм премьерасы була. Кино Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев повесте буенча төшерелде.

Фильм педагогика училищесы укучыларының сугыш елларындагы авыр язмышы турында сөйли. Режиссер совет хәрби киносы стиленә якынаю өчен фильмны аклы-каралы төстә төшергән. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фильмны Татарстанның «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры, фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова һәм фильм режиссеры Әмир Галиәскәров тәкъдим итәчәк.

Кинога керү бушлай, әмма Кино йорты сайтында теркәлергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot