news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә «Без - 41нче ел балалары» фильмын карарга була

Кинога керү бушлай, әмма алдан язылырга кирәк.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). 24 февральдә 18.00 сәгатьтә Мәскәүнең Үзәк кинематографистлар йортында «Без — 41нче ел балалары» дигән нәфис фильм премьерасы була.

Кино Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев (1930-1995) повесте буенча эшләнгән. Ул язучының кече ватанында — Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылында төшерелгән. Классик шунда туган һәм үскән. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фильмны төшерү төркеме Мөхәммәт Мәһдиевнең шәхси әйберләрен — әсәр авторы укырга барган агач чемоданны, китапларны, уку әсбапларын кулланган. Борынгы чорны яңадан торгызу өчен экспонатларны Арча туган якны өйрәнү музее тәкъдим иткән.

Фильм педагогика училищесы укучыларының сугыш елларындагы авыр язмышы турында сөйли. Фильмны Татарстанның «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры, фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова һәм фильм режиссеры Әмир Галиәскәров тәкъдим итәчәк.

Кинога керү бушлай, әмма сылтама буенча алдан язылырга кирәк. Кино йортындагы чараларга цифрлы яки кәгазь QR-кодны һәм паспортны күрсәтеп керергә мөмкин.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100