news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә беренче тапкыр Нижгар татарлары фестивале узачак

Катнашучыларга бай программа әзерләнгән.

(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). 10 декабрь көнне Мәскәүдә беренче тапкыр Нижгар татарлары фестивале узачак.

Анда авыллар турында мәгълүмат алмашу, Нижгар өлкәсенә чыккан танылган татарлар чыгышы, өлкәдәге милләттәшләребезнең төп проблемалары хакында фикер алышу, викториналар уздыру планлаштырыла диелә "Нигез" татар Нижгар якташлыгы хәбәрендә.  

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100